Сайт временно находится на реконструкции.

Вопросы по домену: tatar-almetteatr.ru можно задать на - E-mail:

Альметьевский драматический театр

«Альметьевский драматический театр»
tatar-almetteatr.ru Татарстан
Текущий репертуар театра. Актёрский состав. Описание проектов. План зрительного зала. Фотоальбом. Контакты.
Рубрика: Драматические театры
ТИЦ: 50

Фрагмент информацыи со старой версии сайта:

"( Драматический татар театр Альметьевск. Театр тарихы

Әлмәт театрының тарихы 30нчы елларга барып тоташа. Шул чорда Әлмәттә төзелгән район Мәдәният йортында, Фәйзи Коваленский һәм Гали Садриев җитәкчелегендә драма коллективы оеша. Әлмәт төбәгендә нефть чыга башлау республикада иң мөһим яңалыкка әверелә һәм биредә колхоз–совхоз театры барлыкка килү иң беренче чиратта аңа бәйле. Шулай булмаса сугыш барган чорда – 1944нче елның 20 мартында Әлмәт драма театрын оештыру турында карар кабул ителмәс иде.1.рус Аның директоры итеп Казан театр техникумын тәмамлаган Әсфан Галиев билгеләнә. Иң төп авырлык кадрлар җитмәү була. Ә. Галиев бөтен тырышлыгын артистлар туплауга юнәлтә. Нәгыймә Кимова, Нәгыймә Дәүләтшина, Сания һәм Гыйбадулла Хәбибовлар, Таһирә Җаббарова, Һади Җәләтов, Касыйм Еникеев, Хәмзә Рамазанов, Хәнифә Насыйровалар – труппаның беренче артистлары. Сәхнәгә куелган беренче зур спектакль Р. Ишморатның «Кайту» әсәре буенча була. 2.рус Эшләр өчен бүлмәләр җитмәгәнлектән театр Мәдәният йортына гына сыешмыйча контора Газиз Саттаровның шәхси йортына урнаша. Әле бу чорда театрга хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелми, шуңадырмы, труппа да тотрыклы булмый. Әсфан Галиев Әлмәттән киткәч, театрны Камал Халяпов кабул итеп ала.
Бу чорда республикадагы күп кенә колхоз–совхоз театрлары ябыла, һәм ул труппаның артистлары Әлмәткә килеп төпләнәләр. Менә аларның кайберләре: Рәйсә Гобәйдуллина, Әгъзам Галиуллин, Зәкия Туишева, Әхмәт Галиәкбәров, Барый Гатауллин, Камилә Игъламова, Ләлә Садыйкова, Зәкәрия Гыйлемов, Әминә Садыйкова, Диләрә Хисаметдинова һәм башкалар. Ул елларда сәхнәгә куелган «Уйнаш» (Г. Камал), «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков), «Язгы моңнар» (Г. Харлампеев) спектакльләре Әлмәт театрының иҗат коллективы булып өлгерүен раслый.
1952 – 59нчы еллар Әлмәт театрының бәхетле еллары, мөгаен. Бу чорда театрда баш режиссер булып чын профессиональ һәм педагог булган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәет Булатов эшли.4.рус Иҗат дәрте белән рухланган артистлар һәм үзенең мондагы уңышларын күргән режиссер бер–бер артлы «Яшьлек белән очрашу» (А. Арбузов), «Яшерен эзләр» (Х. Вахит), «Нурихан» (М. Хәсәнов), «Йолдызлар балкый», «Ышанычлы юлдаш», «Соңгы очрашу» (С. Кальметов) дигән спектакльләрне сәхнәләштерә. Сәет Булатов башлаган изге эшне дәвам итүче булып 1963нче елда баш режиссер итеп билгеләнгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Йосыпов тора. Әлмәт театрының бу еллардагы уңышын Чиләбе, Свердловск, Первоуральск, Березовка, Казан шәһәрләрендә үткән зур гастрольләр дә раслый. Театрның категориясе дә күтәрелә, ул инде колхоз–совхоз театры дип түгел, Әлмәт татар Дәүләт драма театры дип атала башлый. Г. Йосыпов режиссерлык иткән 4 ел эчендә театр танымаслык булып үзгәрә. Өчәр брагадага бүленеп бер–берсен күрми еллар буенча гастрольләрдә йөрүче артистлар белән зур полотналы «Ташкыннар», «Ай тотылган төндә», «Зәңгәр шәл», «Зөбәйдә – адәм баласы» һәм башка спектакльләр сәхнәләштерелә. Г. Йосыпов театр каршында җәмәгать эше тәртибендә студия оештыра.6.рус Студияне тәмамлаган Д. Кузаева, К. Вәлиев, Л. Солтановалар театрның киләчәк үсеш юлын билгелиләр. Габдулла аганың тагын бер хезмәт нәтиҗәсе – үзенең эшен дәвам итәрлек режиссерлар әзерләде. Зәкия Туишева һәм Рамазан Ихсановлар шушы елларда спектакльләр кую белән шөгыльләнә башлыйлар.
Театрның иң кызыклы иҗади чоры Гали Хөсәенов исеме белән бәйле.8.рус 1969нчы елда коллективны кабул итеп алган бу фидакарь зат Әлмәт театрын республиканың иң дәрәҗәле иҗат йортына әверелдерә. Аның куелышындагы «Козы–Көрпеш һәм Баян–Сылу» (Г. Мөсрепов), «Анам кыры» (Ч. Айтматов), «Шәмсекамәр» (М. Әблиев), «Ай булмаса–йолдыз бар» (Т. Миңнуллин), «Без унике кыз идек» (А. Гыйләҗев) спектакльләре театр дөньясында зур яңалык буларак кабул ителә.
Гали Кәримович остазлыгында режиссура өлкәсенә аяк баскан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев театрны 1983 –89нчы елларда җитәкли.9.рус Бу елларга күз салсак без чынлап торып баш режиссерның театр язмышы өчен җавап бирүче зур шәхес булуын тоемлыйбыз. «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» (В. Васильев), «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин), «Майның унбишләрендә» (Р. Хәмид), «И, яна ла йөрәгем» (Ш. Шаһгали) спектакльләре бу чорның кызыклы иҗат җимешләре.
90нчы еллардагы илдәге үзгәрешләр белән театр дөньясына да авыр заманнар килә, сәнгатькә мөнәсәбәт, рухи кыйммәтләр үзгәрә. Бу елларда Әлмәт театры үзенең иң авыр чорын кичерде. Беренчедән, театрда буыннар алмашуы барды, өлкәннәр театр белән, ә кайсылары тормыш белән хушлаштылар, коллективка яңа көчләр килеп кушылды. Менә шул вакытта театрның мөхтәрәм ветераны Зәкия Туишева ярдәмгә килде, баш режиссерсыз калган театрны ул үз кулына ала. Коллективны туплап баш–аягы белән иҗатка чума ул. Сәхнәгә бер-бер артлы «Яшь хатын алам–типтерәм дөньясында!» (Г.Камал), «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш), «Татар хатыны ниләр күрми?» (Г. Ибраһимов), «Безнең авыл кызлары» (Ф.Садриев) кебек спектакльләр менә. 1996нчы елда дилбегәне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев кабул итеп ала. Үзенең бөтен гомерен шушы театрга багышлаган, төп рольләрне уйнап танылган күренекле бу артист спектакльләр куярга да алына. Күбрәк читтән – Казаннан, Чаллыдан, Уфадан режиссерлар чакыра. Бу елларда куелган «Ак калфак» (М. Фәйзи, режиссеры Ф. Бикчәнтәев), «Җырланмаган җыр» (М. Кәрим, режиссеры Б. Ибраһимов), «Сафиулла» (М. Гыйләҗев, режиссеры Ф. Ибраһимов), «Гөнаһсыз гөнаһлылар» (Т. Миңнуллин, режиссеры И.Хәйруллин) спектакльләре буенча тормышыбыздагы актуаль темаларны күтәреп, аларны үзләре аңлаганча хәл итүләре белән кызыклы.
1989нчы елда Әлмәт театры яңа эш шартларында эшли башлый, шәһәр үзәгенә урнашкан, уңайлыклары, 550 урынлы залы булган бинага күчә. 60нчы еллар башында Әлмәтнефть идарәсенең мәдәният йорты буларак эшли башлаган бу бина яңа нефтьчеләр сарае төзелгәч 80нче елларда төзүчеләребезгә бирелә. Шәһәр хуҗалары артистларның, җитәкчелекнең үтенечен искә алып бинаны 1989нчы елда Әлмәт театрына тапшыра. Биналы булгач, театрның яшәеше дә үзгәрә, ул стационарда эшли башлый. Әлмәт шәһәре, ниһаять, театрлы була, елга ике мәртәбә генә спектакльләргә йөреп ияләнгән тамашачыны дайми ел әйләнәсе спектакльләр карарга гадәтләндерә үзе бер этапны ала. Спектакльләрнең куелыш культурасына, репертуарга да таләпләр үзгәрә. Театр бүген шундый ритм белән яши; иҗат сезоны ноябрь аенда ачылып май аена кадәр дәвам итә, атнаның җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә спектакльләр күрсәтелә, балалар өчен әкиятләр уйнала.
Соңгы елларда театр сәнгатендә яңа сулыш буларак фестивальләр барлыкка килде. К. Тинчурин исемендәге республика театр фестивале һәм төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивальләрендә катнашып әлмәтлеләр төрле дәрәҗәдәге Диплом һәм премияләр яулады. 1999нчы елда «Ак калфак» спектакле белән театр Каһирә шәһәрендә уза торган эксперименталь театрларның ХI халыкара фестивалендә чыгыш ясады.15. рус 2003нче елда яңа фестиваль – Кама аръягы төбәгенең театр фестивале барлыкка килде. Аны мәдәният министрлыгы, Әлмәт шәһәре хакимияте белән берлектә Әлмәт театры оештырды.
16.рус
Альметьевский драматический театр. Бүгенге көндә театрда 28 артист эшли, өлкәннәр сафында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты К. Вәлиев, Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артистлары Р. Салихова һәм Ф. Зарипов,Татарстанның халык артистлары Л. Солтанова, С.Минханова, Р.Фәйзуллиналар, Татарстанның атказанган артистлары Р. Таһиров, Р. Минханов,Ф. Сибгатуллин, Д. Әбүнәгыймова, Х.Фәйзуллиннар тәҗрибәле урта буынны тәшкил итәләр, шулай ук Г. Кәшипова, А. Харисова, З. Газизова, Р. Гайсина, Н. Исмәгыйлова, Н. Нәҗиповалар гомерләрен театр белән бәйләгән артистлар. Яшьләрдән Ф. Насыйбуллин, Р. Хәкимова, Г. Вәлиева, Э.Латыйпов, М. Гайнуллиналар үзләренең талантлары һәм иҗатка бирелгәнлекләре белән сокландыралар.
Театр белән Исмәгыйлова Фәридә Бәгыйс кызы җитәкчелек итә, театрның режиссеры вазыйфасын Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы башкара. Театрда «Татнефть» ярдәме белән капиталь ремонт эшләре алып башкарылды. Яңа матур бинада театр 65 еллык юбилеена әзерләнә, шул вакыт эченд 287 спектакль сәхнәләштерелгән. Репертуарда төрле жанрдагы 20 спектакль бар, Т. Миңнуллин, Д. Салихов, З. Хәким, Ф. Бүләков, М.Гыйләҗев, Н. Гаетбайлар дайми авторларыбыз, М. Фәйзи, М. Кәрим, Г. Хугаев кебек классикларыбызның әсәрләре уйналуы зур сөенеч.
Театр бүген матди һәм иҗади яктан тотрыклы, үзенең кызыклы, мавыктыргыч, чын мәгънәсендә яхшы спектакльләре белән тамашачы мәхәббәтен яулаган сәнгать йорты, ныклы ышаныч белән киләчәккә атлый, Әлмәт театрының яңа сәхифәләрен ача.

Расписание спектаклей Альметьевск. Текущий репертуар театра. Актёрский состав. Описание проектов. План зрительного зала. Фотоальбом. Контакты. Драматический татар театр Альметьевск. Театр Альметьевск. Драмтеатр Альметьевск. Драматический татар театр Альметьевск. Расписание спектаклей Альметьевск.

Текущий репертуар театра. Актёрский состав. Описание проектов. План зрительного зала. Фотоальбом. Контакты. Расписание спектаклей Альметьевск. Текущий репертуар театра. Актёрский состав. Описание проектов. План зрительного зала. Фотоальбом. Контакты. Драматический татар театр Альметьевск. Театр Альметьевск. Драмтеатр Альметьевск. Драматический татар театр Альметьевск. Расписание спектаклей Альметьевск.

Элемтә

Безнең адрес: 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 37 йорт.
Белешмә өчен телефоннар
Кабул итү бүлмәсе - 8(8553) 45-46-99
Баш режиссер - 8(8553) 45-46-28
Тамашачы буенча директор урынбасары - 8(8553) 45-46-06
Гомуми сораулар буенча директор урынбасары - 8(8553) 45-46-07
Бухгалтерия – 8(8553) 45-46-15
Реклама һәм информация булеге/ Касса - 8(8553) 45-46-40
Вахта - 8(8553) 45-46-16 )"

http://tatar-almetteatr.ru/sitemap.xml